Татарстанда «Саҗидә» тулы метражлы документаль-нәфис фильмын төшерелә башлады. Күренекле шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тормышына һәм иҗатына багышланган фильм шагыйрәнең тууына 100 ел тулу уңаеннан төшерелә.
- Проект «Татнефть» хәйрия фондының «Игелек энергиясе» гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Фильмның генераль партнёры — «Татнефть» хәйрия фонды. Фильм «Тамга» заманча татар мәдәнияте үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Саҗидә Сөләйманованың туган ягында төшерү эшләрен оештыруда Тәтешле районы хакимияте зур ярдәм күрсәтә.
«Саҗидә Сөләйманова иҗаты күптән инде халык байлыгына әйләнде. Аның шигырьләренә язылган «Урсал тау», «Туй җыры» кебек җырларын белмәгән кеше юктыр. Безнең бурыч — бу мәдәни кодны заманча кинематография теленә күчерү. Без гап-гади биографик белешмә генә түгел, ә төрле яшьтәге тамашачының күңеленә үтеп керердәй эмоциональ кино булдырырга телибез», — ди кинокартинаның режиссёры Александр Далматов.
Сценарий авторлары — Алсу Хәбибуллина һәм Резеда Хәертдинова, Фильмның консультанты — Саҗидә Сөләйманованың улы, атказанган матбугат хезмәткәре Әнвәр Маликов.
«Саҗидә» картинасы Саҗидә Сөләйманованың язмышындагы барлык мөһим этапларны колачлый: балачак, сугыш еллары, Әлмәт нефте белән өзлексез бәйләнеше, нефть техникумында укытучы, шәһәр радиокомитеты редакторы һәм партия комитеты лекторы булып эшләү еллары, иҗат чоры һәм шагыйрәнең авыруга каршы көрәше.
Бу вакыйгаларны күрсәтү өчен Камал театры, Минзәлә дәүләт татар драма театры һәм Әлмәт дәүләт татар драма театры актёрлары катнашында уен күренешләре төшерелә. Яшь Саҗидә Сөләйманова ролендә — Тинчурин театры актрисасы Зәринә Сафина, өлкәнрәк яшенлә — Камал театры актрисасы Алсу Каюмова. Шагыйрәнең балачагын Әлмәт театры артистлары Ләйсән һәм Рифат Әхмәдиевларның кызы Таңсылу Әхмәдиева башкара. Уен эпизодлары Казанда, Әлмәттә һәм шагыйрәнең туган ягында — Башкортстанның Тәтешле районында төшерелә.
Фильм өчен Саҗидә Сөләйманова турында интервью-хатирәләр яздырылган. Фильмда Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Татарстан Республикасының халык язучысы Ринат Мөхәммәдиев, халык шагыйрьләре Ренат Харис һәм Рәдиф Гаташ, әдәбият галимнәре Дания Заһидуллина, Фоат Галимуллин, шулай ук, Фирүзә Җамалетдинова, Эльмира Закирова, Асия Юнысова, Фәния Хуҗиәхмәт, Ләбиб Лерон, Илфак Ибраһимов, Илсөяр Иксанова, Рүзәл Мөхәммәтшин һәм башкаларның фикерләре яңгыраячак
Фильм өчен композитор Миләүшә Хәйруллина Саҗидә Сөләйманова шигырьләренә яңа ике җыр яза. Аларны Әлмәттә туып, хәзер Санкт-Петербургта яшәүче җырчы Альбина Ишморзина башкарачак. Бу композицияләргә ике музыкаль клип төшерү планлаштырыла. Алар фильмның бер өлеше булыр һәм яшь аудитория арасында шигъриятне тагын да популярлаштырыр дип көтелә.
- Саҗидә Сөләйманова 1926 елның 3 октябрендә Башкортстанның Яңавыл районында туган. 1944 елда Тәтешле урта мәктәбен тәмамлагач, авылда укытучы булып эшли, Уфа педагогика институтында белем ала, мәктәпләрдә тарих фәнен укыта. 1955 елдан аның гомере һәм иҗаты Әлмәт шәһәре белән бәйле: нефть техникумында, шәһәр радиоүзәгендә, Әлмәт әдәбият берләшмәсендә эшли, шигырьләре дә шул чорда басыла башлый.
- Шагыйрә озакка сузылган каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат булды.




