Рөстәм Миңнеханов: «Республикада 175 милләт вәкиле дус-тату яши»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов быел беренче тапкыр билгеләп үтелә торган Россия халыклары телләре көне уңаеннан МАКСтагы каналында язма урнаштырды.

Дөньяда иң-иң матур ил,

Ул – минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел,

Ул – минем туган телем.

Татарстан Рәисе яңа бәйрәмнең күпмилләтле Россиянең бай мәдәни мирасына багышлануын билгеләп үткән.

«Татарстанда бу күптөрлелектәге бердәмлек аеруча ачык сизелә, республикада 175 милләт вәкиле дус-тату яши. Аларның һәркайсы өчен үз туган телен саклау, аны буыннан-буынга тапшыру мөһим», – дип язган Миңнеханов.



Новости