Чистайда 8 августта рок-фестиваль узачак Чистайда 8 августта “Рок берега” IV музыка фестивале узачак.
Кунаклар өчен илнең төрле төбәкләреннән килгән төркемнәр чыгыш ясаячак. Бу хакта Чистай районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Япаева сөйләде. “Музыкаль марафон шәһәрнең үзәк мәйданында 10 меңнән артык тамашачыны һәм бөтен дөнья буйлап яшәүче йөз меңнән артык онлайн-җанатарны җыячак.
Фестиваль тамашачылар тарафыннан да, артистлар тарафыннан да югары бәя алды”, – диде ул. Шулай ук сәхнәгә Татарстанның “Волга-Волга”, төркеме, Санкт-Петербург, Ярославль, Киров кебек шәһәрләрдән артистлар чыгыш ясаячак дип көтелә.
Фестиваль мәйданында интерактив мәйданчыклар, балалар күңел ачу, гастрономия зоналары эшләячәк, конкурслар һәм бүләкләр уйнату узачак. Бәйрәм 15:00 дән 23:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.



