Казанда автобуста түләмичә барган бер ир-ат, билетларны тикшергәндә тавыш чыгарып, контролерның бюстгалтерына 50 сум кыстырмакчы булган.
Бу хакта Татар-информ 2 нче ПАТП матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Болай булган. Ир-ат 4 нче автобуска утырган, әмма түләмәскә булган. Бераздан контролерлар кереп, аның билетсыз баруын күргән. Пассажир, үзенең ялгышын таныйсы урынга, ризасызлыгын төрлечә белдергән, сүгенгән һәм “мә, ал”, дип, контролерның эчке киеменә 50 сум кыстырмакчы булган. Контролер полициягә мөрәҗәгать иткән. Оятсыз “куян”ны эзлиләр. Аңа барлыгы 8,5 мең сумга кадәр күләмдә берничә штраф яный.





