Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Богородица монастыренең Николь Тульский гыйбадәтханәсен изгеләндерүгә республика башкаласына, шул исәптән илнең башка төбәкләреннән дә килгән православ динлеләр белән аралашты. Шул хакта хәбәр итеп, ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова видео урнаштырды.
Республика җитәкчесе җыелган кешеләрдән алар арасында бары тик татарстанлылар гынамы, әллә башка төбәкләрдән килгән кунаклар да бармы дип кызыксынды. Алар уңай җавап бирделәр.





