Һәркем ясатырга тиешле прививкаларны атаганнар

Илдә һәрбер кеше туберкулёздан, В гепатиты, кызамык, коклюш, дифтерия, столбняк, полиомиелит һәм кызылчадан (краснуха) прививка ясатырга тиеш.

Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова белдергән, дип яза “РИА Новости”.

Әлеге вакциналар озак елларга иммунитет булдыра. Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, һәркем өчен мәҗбүри булган мөһим вакциналар прививкалар календарена кертелгән. Вакцинация федераль бюджет хисабына бушлай үткәрелә. Ул шулай ук һәр көзге-кышкы сезонда гриппка каршы вакцинация уздырылуын, шуңа күрә чирләүчеләрнең башка илләрдәгегә караганда кимрәк булуын искә төшергән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.



Новости