27 майда Корбан гаете бәйрәм ителәчәк. 27-29 май көннәрендә корбан чалыначак.
Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары 2026 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртибен раслады. Бу көнне Татарстан мәчетләрендә күмәк бәйрәм намазлары укылачак. Татарстан мәчетләрендә Гает намазын, кояш чыгып, 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә. Казан шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:
• 02:15-03:15 – иртәнге намаз, Коръән уку;
• 03:15-03:45 – Гает вәгазе уку;
• 03:45 – Гает намазын уку;
• 03:55 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
Бәйрәм намазы тәмамлану белән, корбан чалына башланачак. Казанда корбан чалу 29 майга 20:13 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта тулырак сылтама аша укый аласыз.
Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
«595 грамм көмеше булса, кеше һәр елны корбан чалырга тиеш»
Рамазан ае алдыннан нисаб 120 мең дип әйтелгән иде. Хәзер 100 мең диләр, бу күбрәк кеше корбан чалсын өченме?
Андый нәрсә юк. Без 595 грамм көмеш бәясе, дип әйттек. Көмешнең бәясен без «сум»нарга Үзәк банк курсы буенча күчерәбез. Бер грамм көмеш күпме торуга карыйбыз һәм шуннан чыгып, 595 грамм көмешнең бәясен исәплибез. Корбан гаетенә ул 100 меңне тәшкил итәчәк.
Корбан чалу өчен чит төбәкләрдән сарыклар кертергә ярамый, диделәр. Бу бәяләр күтәрелүгә китермәсме?
Бәяләргә килгәндә, алар былтыргы чамасында, аерма бик аз.
Корбанга нинди хайваннар чалынырга тиеш?
Корбанга дөя, сыер, үгез, сарык чалынырга мөмкин. Тавыкларны чалмыйбыз.
Корбанга чалынасы хайваннарның яше нинди булырга тиеш?
Чалынасы хайванның яшенә игътибар итәргә кирәк. Күп кеше ярты еллык сарыкны чалырга ярый, дип ялгыша. Әгәр ярты еллык сарык бер еллык сарык зурлыгына ирешкән булса, аны чалырга ярый. Ә ул зурлыкны махсус тәҗрибәле, бу өлкәдә эшләүче кешеләр генә билгели ала. Гомуми кагыйдә буенча, 1 еллык сарык, 2 еллык сыер һәм 5 еллык дөяне чалырга ярый.
Чалыныр алдыннан сарыкның йонын алырга ярыймы?
Сарыкның йоны алынса-алынмаса да, бу корбанның дөреслегенә тәэсир итми.
Ире булмаган хатын-кызлар өчен дә корбан чалу фарыз дип санала. Әгәр хатын-кызның алтыны булып та, хезмәт хакы 35-40 мең булса, корбан чалу барыбер мәҗбүриме?
Без монда хезмәт хакына карамыйбыз. Корбан чалынасы көннәрдә ир-атның һәм хатын-кызның кулында булган милеккә карыйбыз, ул нисабка җитә икән, корбан чалынырга тиеш.
Ирләре, уллары хәрби операциядә булган ата-аналар алар өчен корбан чала аламы һәм моның тәртибе нинди?
Әгәр читтә яисә хәрби хезмәттә булган ир кеше әти-әнисеннән корбан чалуны сорый икән, ул вакытта, алар моны эшли ала. Тик иң беренче чиратта, шаригатебездә корбан чалу ул – индивидуаль булган мәҗбүри гамәл дип санала. Нисаб күләме була торып, кеше башка кеше өчен генә корбан чалса, бу дөрес булмас. Беренче чиратта кеше үз милкен санап, үз исеменнән корбан чалырга тиеш. Аннан соң башка кеше өчен чалса да була, тик читтәге кеше моның хакта белергә тиеш.
Бу арада ветеринария хезмәтләре читттән мал кертмәскә, дип чаң суга. Берничә ел элек, кайсыдыр мәчеткә читтән белешмәсез сарыклар алып керелгән иде. Быел бу контрольдә тотылачакмы?
Казанда 17 урында корбан чалыначак. Бу хайваннарның барысының да рәсми кәгазьләре бар. Бу тикшерелә, мәчетләр рәсми рөхсәтләре булган шәхесләр белән генә эшли.
Корбанны мәрхүм кеше исеменнән чалырга ярыймы?
Иң беренче чиратта кеше үзе өчен корбан чалырга тиеш. Үлгән кеше өчен бу гамәл мәҗбүри түгел, аңа нәфел корбаны гына чалына. Әгәр мәрхүмнең корбаны чалынмыйча калган булган һәм аның варислары аның өчен корбан чалырга телиләр икән, ул вакытта каза булган корбан бәясе күләмендә сәдака өләшәләр. Ләкин ул корбан каза буларак чалынмый. Әгәр нәфел корбанын чалырга телиләр икән, ул корбан көнендә дә, бу көннәрдән тыш башка вакытта да чалына ала.
Кеше гомере буена ничә тапкыр корбан чалырга тиеш? 100 мең сум акчасы булган саенмы, йә бер тапкыр гына да ярыймы?
595 грамм көмеше булса, кеше һәр елны корбан чалырга тиеш. Монда 100 мең сум турында сүз бармый, нисаб бәясенә карарга кирәк. Гомерендә ничә тапкыр чалынырга тиеш икәнлеге турында сорау дөрес түгел. Әгәр корбан көннәрендә милек нисаб бәясенә туры килсә, корбан чалу мәҗбүри.
Безнең якта корбан сарыгын чалганда, кем исеменнән чалына – шул сарыкның йонын тотып торырга тиеш, дигән гадәт бар. Бу дөресме?
Бу корбан чалдыручы әлеге сарыкның үзенеке икәнен белсен өчен эшләнә. Бу мәҗбүри түгел. Ләкин алай итәләр икән, димәк аның хикмәте бардыр.
Акчаны җибәреп, үзең анда булмыйча, корбан чалдырырга ярыймы?
Синең анда булуың шарт түгел. Әгәр синең исемеңнән чалалар икән, ул чалучы мөселман кешесе булырга, һәм барлык кагыйдәләрне үтәп хайванны чалырга тиеш. Барлык шартлар үтәлсә, ул корбан дөрес була.
Бурычка сарык алып, корбан чалдырырга ярыймы? Яисә сарыкның хуҗасына акча биргәч кенә, корбан шул сатып алучы исеменнән чалынамы?
Сату-алу дөрес шартларга туры килергә тиеш. Әгәр кешенең акчасы юк икән, ул корбан чалырга тиешлеме, яисә тиеш түгелме – моңа игътибар итәргә кирәк. Әҗәтләре булган килеш, нисаб күләменә туры килерлек милке булмыйча, кеше «тиешмен» дип корбан чалырга мөмкин. Бу очракта бу аның өчен мәҗбүри түгел.
Әгәр өстәмә милке, алтын-көмешләре бар, һәм аның күләме нисаб бәясенә җитә һәм берничә көннән хезмәт хакы алып, әҗәткә алынган сарык өчен акча түли ала икән, корбан чалу дөрес була. Акчасы сатучы белән килешеп, билгеле вакыт аралыгында тапшырылырга тиеш.






