Идел буе федераль округының интеллектуаль олимпиадасында Татарстаннан төбәк этабында җиңгән 13 кеше катнашачак.
Болар – “СолНЦе” махсус олимпиада-фән үзәге (Казан), лицей-инженер үзәге (Казан), “Кванториум” балалар технопаркы (Чаллы) һәм Балалар техник иҗат үзәге (Бөгелмә районы) мәгариф учреждениеләрендә укучылар. 11 мартта Пермьдә олимпиада финалын ачу тантанасы булган.
Шәһәрнең “Точка” дизайн мәктәбе мәйданчыгына Идел буе һәм Урал федераль округы төбәкләреннән 200дән артыграк укучы җыелган. Олимпиадада җиңүчеләр 13 мартта билгеле булачак. Аларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, команда җиңүе өчен кубок тапшырылачак.
Моннан тыш барлык фәнни-техник юнәлешләрдә җиңүчеләргә һәм призерларга округ вузларының күпчелегенә укырга кергәндә БДИгә өстәмә баллар биреләчәк. Исегезгә төшерәбез: олимпиада “Яшьләр һәм балалар”, “Пилотсыз авиация системалары” илкүләм проектлары кысасында уздырыла.





