Бүген Түбән Кама шәһәрендә «Акыллы шәһәр» ситуация үзәге ачылды. Ул шәһәр хезмәтләре мәгълүматларын бердәм цифрлы системага берләштерәчәк.
Үзәк эшенә ТР цифрлы үсеш министры Илья Начвин, Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм район башлыгы Радмир Беляев старт бирде.
Үзәк бүгенге көндә видеокамералар, домофоннар һәм «Цифрлы Түбән Кама» платформалары мәгълүматларын берләштерә һәм социаль өлкәне, сәламәтлек саклауны, икътисадны, мәгарифне, мәдәниятне, торак сәясәтен һәм транспорт тармагын колачлый торган булачак. Мәгълүмат үз чиратында интерактив экраннарга чыгарыла, ә җитәкчеләр кичекмәстән идарә карарларын кабул итә алачак. Моннан тыш система чат-бот аша шәһәр җитәкчелегенә төп күрсәткечләрне тарату эшен дә башкарачак.
Бүгенгә мондый система Татарстанның ике шәһәрендә – Казан һәм Түбән Камада гына эшли. Цифрлы үсеш министры Илья Начвин сүзләренә караганда, «Акыллы шәһәр» системасын Әлмәттә һәм Чаллыда 2026 ел ахырына кадәр эшләтеп җибәрү планлаштырыла. «Түбән Кама пилот проект булып тора. Быелга безнең эш планы расланды, мондый үзәкләрне Татарстанның барлык зур шәһәрләрендә булдырырга җыенабыз», – дип билгеләде Начвин.
Үзәкне ачу тантанасында халык өчен «Минем Түбән Кама» кушымтасын, коммуналь хезмәтләрне берләштерә торган «Торак стандарты» платформасын, цифрлы табло һәм юл йөрү өчен онлайн түләү буенча планнар белән Яндекс GO сервисын үстерү эшләре тәкъдим ителде. Үзәк гражданнарның иминлеген һәм шәһәр тормышы белән идарә итүнең оперативлыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк дип көтелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.





