Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов әйтүенчә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә вазгыятьне тотрыкландыру өчен иткә, сөткә бәя билгеләүдә дәүләт тә катнашырга тиеш. Бу хакта ул «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегенең «Нәтиҗә бар!» форумында әйтте.
«Бу ел аеруча авыр булуын исәпкә алып, дәүләт тарафыннан авыл хуҗалыгы продукциясенә сатып алу бәяләрен алдан фаразлауны тәэмин итәргә тәкъдим итәбез. Дәүләт авыл хуҗалыгы продукциясенә бәя формалаштырганда катнашырга тиеш», – диде ул.
Авыл хуҗалыгына кызыксындыруына арттыру өчен Марат Әхмәтов салада керем дәрәҗәсен шәһәрнеке белән тәңгәлләштерергә кирәклеген дә искәртте.





