Белгеч булачак пенсия күләмен арттыру ысулларын атады

Булачак пенсия лаеклы дәрәҗәдә булсын өчен рәсми («ак») хезмәт хакы алырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ»га икътисад фәннәре кандидаты Михаил Беляев сөйләде.

«Хезмәт хакыгыз конвертта түгел, ә ак булсын өчен тырышырга кирәк, чөнки нәкъ менә шушы легаль хезмәт хакыннан эш бирүче пенсия фондына 22 процент түли. Әгәр дә зур хезмәт хакы алып та, аның шактый өлеше конвертларда түләнә икән, пенсия фондына күчерелгән акчалар зур булмаячак һәм, димәк, пенсия кечкенә булачак», – диде Беляев.

Шулай ук эксперт булачак пенсия күләменә уңай йогынты ясаячак шәхси тупланма счетлары ачарга киңәш итә.

«Тупланма счетлар 10 елга исәпләнгән һәм финанс ягыннан кешеләр өчен авыр түгел. Анда айлык кертем 3 мең сумга кадәр яки елына 36 мең сум тәшкил итә. Шулай ук дәүләт кешегә елына 36 мең сум өстәп түләячәк. 10 елдан кешедә 720 мең сум җыелачак», – дип аңлатты ул.



Новости