Миңа 80 яшь. Пенсиямне хат ташучы өйгә китереп бирә. Соңгы вакытта өйгә китерүне бетерәләр, пенсияне карта белән банктан гына алып булачак, дигән хәбәрләр ишетелә.
Мин – инде өлкән кеше, банкка барып йөри алмыйм. Бу сүзләр дөрес микән?
Фәһимә Сабирова, Казан, Дәрвишләр бистәсе
Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат үзәге:
– Бу хәбәр дөреслеккә туры килми, халык арасында таралган имеш-мимешләр генә. Пенсияне өйгә китереп бирү киләчәктә дә дәвам итәчәк. Кеше үзе гариза язган очракта гына үзгәрешләр булырга мөмкин.






