Районның иң күркәм гаиләләре хөрмәтләнде

Районның иң күркәм гаиләләре хөрмәтләнде

8 июль көнне илебездә зур тантана – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген район үзәгенең Ял паркында зур тантана үткәрелде.

Бәйрәм аенда алтын туйларын һәм 55 еллык гаилә юбилейларын билгеләп үтүче күркәм парларны иң элек район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде.

– Гаиләләр ныклы булса, илебез дә көчле була. Безнең районыбызда да үрнәк гаиләләр бик күп. Алар озак еллар төрле тармакларда хезмәт куйдылар, бүгенге көндә лаеклы ялда тыныч һәм матур гомер кичерәләр. Балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән матур итеп яшиләр. Барлык гаиләләргә районыбыз үсешенә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерәм. Күп балалы, тәрбиягә бала алучы, бүгенге көндә әтиләре, уллары, якыннары махсус хәрби операциядә хезмәт итүче гаиләләргә аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Егетләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Республикада, шул исәптән районда гаиләләргә ярдәм йөзеннән күп төрле программалар эшли. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык һәм иминлек телим, – диде ул.

Фәрит Мөнәвир улы гомер буе Сарман җирлегендә тырыш хезмәт куеп, әйләнә-тирәдәгеләрнең хөрмәтен казанып яшәүче һәм алтын туйларын билгеләп үтүче Атлас һәм Гөлфизә Әсмәндияровларга, 55 ел матур гомер кичереп, әйләнә-тирәдәгеләргә үрнәк булып яшәүче һәм зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Фоат һәм Рәзинә Гыйльфановларга Россия Федерациясенең Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү буенча оештыру комитетының «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален һәм Мактау грамотасын тапшырды. 55 ел бергә тату һәм матур гомер кичереп, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Әшрафулла һәм Мөзәккирә Зариповлар, алтын туйларын билгеләп үтүче Рәүф һәм Мәрьям Кәрамиевлар районыбызның Рәхмәт хатына лаек булдылар. Алар адресына бәйрәмдә иң матур сүзләр әйтелде, җырлар яңгырады. Бәйрәм кунаклары өчен кайнар чәй һәм коймаклы табын да әзерләнгән иде.

Бәйрәмдә остаханәләр һәм уен мәйданчыклары эшләде. Теләгәннәр ГТО нормативларын тапшыру буенча көчләрен дә сынап карадылар.


Новости