Россия көне уңаеннан Казан шәһәре администрациясе бәйрәм чараларына әзерлекне башлады – алар 12 июньдә генә түгел, ә башка көннәрдә дә булачак. Илнең иң төп дәүләт бәйрәмнәренең берсенә Казанның ничек әзерләнүе турында – «Татар-информ» язмасында.
«Ял көне генә түгел, ә бердәмлек билгесе»
Россия көне – Татарстан халкы өчен ял көне генә түгел, илебезнең күпмилләтле халкының бердәмлеге билгесе. Шәһәрнең Мәдәният идарәсе җитәкчесе Алия Заһидуллина эшлекле дүшәмбедә Казанның әлеге бәйрәмгә әзерлеге турында сөйләвен әнә шушы сүзләрдән башлады.
«Казан – Татарстан башкаласы буларак, төрле мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләрнең гармонияле яшәеш үрнәге. Безнең шәһәр хаклы рәвештә Россиянең визит карточкаларының берсе булып санала. Монда көнчыгыш һәм көнбатыш мәдәниятләре берләшә, дистәләгән милләтнең гореф-гадәтләре, йолалары саклана, һәр яңа проектта иҗат һәм яңарыш рухы сизелә», – диде Алия Заһидуллина.
Аның сүзләренчә, Казанда бәйрәм программасы гадәттәгечә, төрле буын кешеләренә һәм кызыксынуларына туры килгән вакыйгаларга бай булачак.
Шәһәр чите һәм мәктәп лагерьләрендә атна дәвамында Россия әләмен күтәреп һәм гимн башкарып җыелышлар узачак. Моннан тыш, биредә тематик лекцияләр, квизлар, бәйгеләр үткәреләчәк. Ә шәһәрдәге җәмәгать киңлекләрендә атна дәвамында һәр теләгән кешегә триколор-тасмалар өләшәчәкләр.
10 һәм 11 июньдә Казан паркларында һәм скверларында концертлар була
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне шәһәр халкын һәм кунакларны Россия Көненә багышланган концерт программалары көтә. Казанның мәдәният идарәсе башлыгы сүзләренчә, чаралар «Крылья Советов», Урицкий паркларында, шулай ук «Авангард» скверында һәм Совет мәйданында узачак.
Ә 10 июньдә «Яшь гвардия» активистлары традицион патриотик акция уздыра – яшьләр «Казан» Гаилә үзәге янында гигант Россия әләмен җәелдерәчәк.
Моннан тыш, 11-14 июньдә Казанда триатлон буенча Россия беренчелеге һәм «Триатлон лигасы. Балалар» федераль проекты этабы да үткәрелә.
Хезмәт сезоны ачылышы һәм Кирмәндә мәдәниятләр мозаикасы
12 июньдә Казанда Россия Көнен ике төп мәйданчыкта – Казан Кирмәнендә һәм «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданда үткәрәләр. «Казан» янындагы программа башлыча кичкә исәпләнсә, ә Кирмәндәге чаралар иртән үк башлана.
Беренче вакыйгалар – Татарстан студентлары хезмәт отрядларының җәйге хезмәт сезоны ачылышы һәм «Йолдызлык» эстрада сәнгате фестивале җиңүчеләре һәм лауреатларының еллык концерты.
«Россия Көнендә Кирмән территориясендә «Мәдәниятләр мозаикасы» халыклар фестивале узачак. Аның ачылышы алдыннан Спас манарасы яныннан милли киемнәрдә «Дуслык парады» йөреше башлана. Аны Татарстан халыклары ассамблеясе оештыра», – дип сөйләде Заһидуллина.
Төп чаралар Казан Кирмәненең Гавами урыннар ишегалдында үтә. Кунаклар өчен милли каралты-куралар, күргәзмәләр, һөнәрчеләр ярминкәсе, этномаркет, мастер-класслар һәм халык уеннары оештырыла. Фестиваль 11:00 сәгатьтә башлана.
Гигант әләм һәм «Корни» төркеме
Россия Көнен бәйрәм итү кысаларында «Казан» Гаилә үзәге янындагы төп сәхнәдә «Мин – Россия гражданины» акциясе үткәрелә. Тантаналы чарада үсмерләргә беренче паспортларын тапшырачаклар. Бу мизгел алар өчен олы тормышка мөһим адым һәм үзләренең гражданлык җаваплылыгына төшенү булачак», – дип сөйләде Алия Заһидуллина.
16:00 сәгатьтә «Казан» Гаилә үзәге янында Россия Көненә багышланган зур бәйрәм концерты башлана. Кунаклар өчен төрле активлыклар: аквагрим, балалар өчен аттракционнар, аниматорлар, иҗади мастер-класслар һәм Эчке эшләр министрлыгының махсус техникасы күргәзмәсе оештырыла.
Сәхнәдә Казан һәм Татарстанның иҗат коллективлары, сәнгать осталары, шулай ук Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак.
«Сәхнәгә патриотик җырлары белән халык артисты – эчке эшләр хезмәте полковнигы Марат Кадыйров җитәкчелегендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Мәдәни үзәге оркестры, шулай ук Казан шәһәре филармониясе солистлары, Татарстанның атказанган һәм халык артистлары чыгачак», – дип өстәде шәһәрнең Мәдәният идарәсе җитәкчесе.
Кичнең төп бизәге – «Сова» төркеме, эстрада җырчысы Фирдүс Тямаев, ә бәйрәмнең хедлайнеры «Корни» төркеме була.
Казанда Россия Көне 22:00 сәгатьтә, Казансу акваториясе өстендә бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк.
«Россия Көне – үткәннәр белән горурлану өчен сәбәп кенә түгел, ә илебезнең иминлеге, муллыгы һәм үсеше халкыбызның бердәмлегенә, иҗади хезмәтенә, һәр гражданинның җаваплылыгына бәйле булуын да искәртү», – дип белдерде Казан мэры Илсур Метшин.
Аның сүзләренчә, бу көнне Россияне генә түгел, ә аның кешеләрен дә данлыйлар. Һәм беренче чиратта бүген махсус операция зонасында аның мәнфәгатьләрен кайгыртучыларны.
«Анда безнең егетләр күп, шулай ук үз урынында: мәктәптә, хастаханәдә, заводта, җәмәгать транспорты рулендә, төрле компанияләрдә яки оешмаларда – Россия файдасына хезмәт куялар, аңа моңарчы күрелмәгән тышкы йогынты булганда да аңа какшарга ирек бирми. Бөек илебезнең чәчәк атуын теләсәк, без барыбыз да күп эшләргә тиеш», – дип йомгаклады Казан мэры.








