Батырлар даны мәңгелек (редакциягә хат килде)

Батырлар даны мәңгелек (редакциягә хат килде)

Илеңне саклаучыңның кадерен белмәү...

Редакциябезгә Казан каласыннан Хәмитова Рауза Әхәт кызыннан зур конверт белән хат килеп төште. Хат эчендә хәрби киемнән райондашыбыз Әхмәди белән Зарифа Әүхәдиева фотосурәтләре килеп чыкты. Икесе дә Арбор авылы кешеләре. Ирле - хатынлы. Алар турында 2008 елда язылып куелган аңлатмалы язма да бар. Язма архив документлары, алган дәүләт бүләкләренең таныклыкларының нөсхәләре белән расланган, хәтта туу, язылышу турындагы документлары да бар. Шартына туры китерелгән диясе килә. Әлеге хатта язылганнар шәхсән үземә бик аяныч тоелды, илеңне саклаучыңның кадерен белмәү, кеше язмышы белән уйнау ничек күңелсез, начар тәмамланган.

Тик ничек кенә булмасын, Әхмәди Әүхәдиев Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары, үз-үзен аямый көрәшүе белән «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә, Беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденына лаек була, ә Зарифа Әүхәдиевага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале бирелә.

Сүзне хатыны Зарифа, кыз фамилиясе Әшрәповадан башлыйк.

Зарифа Әшрәпова 1922 елның 22 июнендә Арбор авылында дөньяга килә. Табигый талантка ия кыз биш ел эчендә җидееллык белемне үзләштерә. Аннан соң Арча педагогия училищесын тәмамлый һәм 1937 елдан Арборда укытучы булып эшли башлый (15 яшендә). Бөек Ватан сугышы башлангач фронтка киткән Чепья районының мәдәни-агарту эшләре буенча инспекторын алыштыра. СССР Югары Советы Президиумы Фәрманы нигезендә, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә, бу вакытта аңа нибары 24 яшь була.

Авыр сугыш елларыннан соң халыкны белемле һәм тәрбияле итүгә бөтен көчен, бар күңелен биреп эшли. Башта китапханәче була, аннан зона китапханәсен җитәкли, агитацион, партия, концертлар кую эшчәнлеген колхоз кырларында, ындыр табакларында, фермаларда урып-җыю вакытларында хезмәт куюлар белән дә берләштерә.

Гомеренең соңгы көненәчә гаиләсе өчен янып яшәде, биш баласын тәрбияләде. Шуның белән бергә кешеләргә дә ярдәм итәргә әзер торды, соңгы елларында авыл советында да эшләде.

Кешеләр әле дә аның ачык чырайлы образын һәм игелекле эшләрен, бигрәк тә җете-зәңгәр күзләрен күңелләреннән җуймыйлар.

Зарифа Әүхәдиева 1970 елның 17 мартында көчле авырудан вафат була. Үзе әйтеп калдырган амәнәте буенча аны Чепья зиратына, мәрхүм булган кечкенә кызының кабере янәшәсенә җирлиләр.

Ә Әхмәди Исмәгыйль улы Әүхәдиев 1915 елның 15 ноябрендә гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Беренче бала Рамазан исемле була. Әниләре иртә үлә. Әтиләре кабаттан өйләнә, һәм аларның яңадан Харис, Заһидә, Ягъфәр, Мөхәммәт исемле балалары туа. (Әхмәдинең әтисе Исмәгыйль ага 1943 елда басуда эшләгәндә үлә, үпкәсенә салкын тигән була).

Әхмәди 21 яшендә хәерчелектән һәм дә үз әнисе булмаганлыктан, Донбасс якларына китә.1936 елда аларның гаиләсе кулак булып танылуларыннан һәм сөргенгә сөрелүләреннән куркып, барлык мал-мөлкәтләрен дә да колхозга тапшыралар. Юкса, нинди таза хуҗалык була, ир-егетләрнең барысы да эшкә булган, нык, хезмәт сөючән. Амбарларын тартып алып, колхозның ындыр табагы итәләр, кул җилгәргечен дә тапшыралар, янәдән ике ат, бер сыер һәм тагын нәрсәләредер колхозга китә (бу юллар Рауза апаның абыйсы Фәрит истәлекләреннән дип бирелә). Әхмәдине шул елны Донбасстан Ерак Көнчыгыш округына кергән Сучан каласына (хәзерге Партизанск) хәрби хезмәткә алалар. Өч ел пехота гаскәрләрендә рядовый булып хезмәт итә. 1941 елда кайта. Сугыш башлангач, беренчеләрдән булып Чепья хәрби комиссариаты аша сугышка китә, унҗиде кеше китәләр алар (Чепья хәрби комиссариатын аннан соң ясле итәләр). «Унҗиде кешенең икесе генә яраланып кайта, шуның берсе Әхмәди, икенчес Африкананың әтисе», дип яза Рауза Хәмитова.

Генерал Власовның икенче һөҗүм армиясенең штабы Новгород астында (Волхов елгасы янында), Мясной Бор дигән авылда урнашкан. Армияне камап алалар, бик күпләр тоткынлыкка эләгә. Әхмәди каты яралангач күп кан югалта, аны аңсыз хәлдә соңгы эшелон белән госпитальгә озаталар. Медсестра кыз аны яу кырыннан өстерәп алып чыга, шул яшь кенә рус кызы аңа үз канын биреп, райондашыбызның гомерен саклап кала. Әхмәдинең сул аягы яралана, ядрәләрен алып бетерә алмыйлар, берсен нервысына якын дип калдыралар. Госпитальдән туган авылы Арборга көч җыярга җибәрәләр.

Көз көне хезмәт кешеләренә ашлык өләшәләр. Ике фронтовикны (шуның берсе Әхмәди) исемлеккә кертмиләр. Бу ике фронтовик бераз кабып ала да, авыл советына аңлашырга килә. Аларны авыл советына кертмиләр, чөнки ишекләр бикле, партия җыелышы бара. Шуннан алар тавыш чыгара башлыйлар, Әхмәди стенадагы телефонны кубарып ала да, председательгә ата. Тегесе иелеп кала, ә телефон тәрәзә рамнары белән урамга «оча».

Төнлә белән Әхмәдине Арча эшчеләр бистәсенә алып китәләр, билгеле бер вакыттан соң авылга кайтаралар. Арборда сабак булсынга дип халык суды оештыралар, алты елга кырыс режимга хөкем итәләр, Казан каласына сигезенче колониягә җәза үтәтергә җибәрәләр. Ул чакта бу колония Каравай бистәсендә урнашкан. Соцгородта трамвай бюросы була, нибары ике бина — Ленин исемендәге мәдәният йорты, аның каршында — кунакханә, өченче бина соңрак салына.

Әхмәдиләр ике ай буе, кар төшкәнче 26нчы заводның түбәсен ябалар. Аннан аларны машинада Вахитов бистәсенә илтәләр. Бишенче шәһәр хастаханәсенең тәрәзәләреннән барлык ике зонаның да корпуслары күренеп тора, биредә алар минометчылар полкына 80 мм. диаметрлы миналар очлыйлар. Әхмәди норманы дүрт тапкырга арттырып үти. Язга таба бер лейтенант пәйда була, эш барышын өйрәнә (хезмәтләре 800 граммнан башлап бер кисәк икмәктән гыйбарәт була), кирәкле мәгүлүматларны язып ала. Җиде кешене цех җитәкчесенә чкыралар, һәм аларны фронтка җибәрәчәкләре турында белдерәләр. Ике ай — түбәдә, дүрт ай цехта, — алты елның алты ае шулай уза.

Икенче көнне аларны Татвоенкоматка җибәрәләр (хәзер аның урынында Курчак театры). Форма бирәләр, мунчада юындыралар, төн кундыралар. Икенче көнне товар вагоннарына төйиләр дә, Суслонгер (Мари Иле Республикасындагы) мәктәбенә кече командирлар итеп әзерләүгә озаталар. Ел ярымнан сержант званиесе биреп, отделение командиры вазыйфасында фронтка җибәрәләр. Икенче тапкыр Ленинград фронты, 1944 ел, Ленинград блокадасын өзү... Соңрак Ленинград фронты Волхов фронты дип йөртелә башлый (армиянең штабы Новгород астында урнашкан, әллә армия үзе, әллә штаб, анысы төгәл язылмаган, ав.).

...Артеллерия әзерлегеннән соң штурм башлана. Дошманның эре калибрлы станоклы пулеметы һөҗүм итүчеләрне теткәли башлый. Лейтенант шундук егыла. Атака тына, барысы да җиргә ята. Шулчак Әхмәди ситуацияне үз кулына алып, хәзер күтәрелмибез икән, арттан СМЕРШ эшли башлаячак дип, сикереп тора да, нинди телдә кычкыруын да аңламый, алга ыргыла. Аңа карап бөтенесе дә яткан җирләреннән торып, алга ташлана. Әхмәди пулемет яңгырына эләгә, бер ядрә аягын яралый, икенчесе каскасын тишеп керә, колагын җәрәхәтли. Полк командиры аны үзенең «ЭМ»касына офицерлар составы ята торган госпитальгә илтергә куша, һәм «Батырлык өчен» медаленә тәкъдим итеп бүләкләү кәгазе яза.

Әхмәди кулындагы ярасы озак төзәлмәү сәбәпле, госпитальдән госпитальгә йөри, җәрәхәтендәге үлеге бик озакка сузыла. 1946 елда бөтен документларын алып, Киров госпиталеннән качалар. Малмыж каласына кадәр Вятка елгасы буйлап агачларда йөзеп килә, аннан Арборга кадәр җәяүләп кайта. Унсигезенче көн, унсигез чакрым, — хәлсезләнеп бетә.

1946 елда урман кисә, өй күтәрә (үзе түгел, яллап эшләтә). 1947 елның җәендә өйләнә, 1949 елда Зарифа Әшрәпова белән өйне законлаштыру өчен язылашалар.

1953 еллар тирәсендә Чепья хастаханәсенең баш табибы Н. Ю. Родосский Әхмәдине кер юу өлешендәге мичне һәм хастаханәне ремонтларга чакыра. «Безнең әти үз эшенең остасы иде, — ди Рауза Хәмитова. — Югары разрядлы мич чыгаручы».

Ярты ел эчендә Әхмәди ремонт эшләрен төгәлли. Көнче авылдашлары инвалид кеше берүзе шундый күләмле эшне башкарды, сугыш елларында фронтка китмәс өчен вак хулиганлык кылып утырып та чыкты, дип аноним хат язалар (ул кешеләрнең исем-фамилияләре, кушаматлары хатта язылган, тик менә өченчесен Әхмәдинең улы Фәрит хәтерләми, кемнеңдер әтисе иде дип кенә чамалый, чәчләр үрә торырлык бу хәлдән). Родосский Әхмәдинең эшен раслый (тагын нишли ала соң ул?) һәм Әхмәдине НКВД (СССР Эчке Эшләренең Халык Комиссариаты) ВТЭКка чакырып инвалидлыгын һәм пенсиясен алалар. (Озак еллардан соң чагучының тагын берсе мәгълүм була, кушаматы да, авылы да, урамы да язылган, аның менә балалары булмаган. Хатта шулай язылган).

Әлеге язма ахырына «Кече энем Фәрит сүзләрен олы апасы Рауза язып алды, 2008 елның июле дип куелган.


Новости