Быел Казан балалар бакчаларында 16 меңләп урын әзерләнгән. Шул ук вакытта бүгенгә 12 340 бала чиратта тора.
Урыннарны бүлү «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын кулланып башкарылачак, ул барлык эшләрнең үтә күренмәлелеген тәэмин итә. Ата-аналарга Дәүләт хезмәтләре порталында гариза статусын күзәтергә һәм, кирәк булганда, «кайнар элемтә»гә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Бу хакта бүген Казан мэриясендә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.
– Балалар бакчасына чират торучы балага юллама барлыгы турында хәбәрнамә ата-аналарның Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына киләчәк. Шуңа бәйле рәвештә, комплектлау чорында ата-аналарга элек бирелгән гаризаның статусын вакытында күзәтеп торырга киңәш итәбез. Әгәр 15 апрельгә кадәр бала мәктәпкәчә учреждениегә юллама алмаса, ата-аналар бердәм «кайнар элемтә» линиясенә яисә район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар, – диде Ирек Ризванов.
Шуны да әйтергә кирәк: «кайнар элемтә» линиясе телефоны һәм район мәгариф бүлекләренең адреслары учреждениеләрнең рәсми сайтларында, edu.tatar.ru порталында, шулай ук Казан мәгариф бүлегенең социаль челтәрләрендә урнаштырылган.
Моннан тыш, Ризванов сүзләренчә, шәһәрдә балаларны буш урыннар булган мәктәпкәчә учреждениеләргә вакытлыча урнаштыру механизмы да эшли. Ул ата-аналар баласын урнаштырырга теләгән балалар бакчасында буш урыннар булмаган очракларда кулланыла. Шул ук вакытта алар сайлаган балалар бакчасына чират саклана, урын барлыкка килгәч, бала анда автомат рәвештә күчерелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.


