Бөек Ватан сугышы чоры да чагылыш тапты
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Татарстанда 2026 ел Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, Рәсәйдә «Россия халык-лары бердәмлеге елы» уңаеннан, 5 март көнне, Борнак мәдәният йортында, җирле мәдәният хезмәткәрләре, авыл китапханәсе, Иске Торҗа, Карек — Серма клуб хезмәткәрләре, Борнак авыл жирлеге хезмәткәрләре белән берлектә, «Борнак» җәмгыятенең матди ярдәме белән хатын-кызлар өчен зур бәйрәм чарасы узды.
Бирегә бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы һәм батырларча һәлак булган солдат әниләре, Борнак авыл җирлегендә солдатларга ярдәм итүче волонтёрлар һәм җирлек хатын-кызлары чакырылды.
Бәйрәм кунаклары өчен фойеда удмурт, татар милли ризыкларыннан чәй өстәле һәм җирлектә яшәүчеләрнең кул эшләреннән милли күргәзмә әзерләнде.
Концерт башланыр алдыннан җирлек башлыгы Ирек Илдар улы Габдуллин, бәйрәмнәрнең даими юмарт иганәчесе — «Борнак» җәмгыяте директоры Рәфкать Нәкыйп улы Нәҗипов кунакларны сәламләп, котлап, илебезгә тыныч күк йөзе теләде.
Концерт өч мәдәният йортының үзешчән коллективларының моңлы җырлары, матур биюләре белән үрелеп барды. Концертны тәмамлап, Бөек Ватан сугышы чорында хатын — кызның, сабыйларның тылдагы авыр хезмәтен һәм Бөек Җиңү көнен чагылдырган, театральләштерелгән өзек тәкъдим ителде — тамашачыларның күзләре яшьләнде, концерт беткәч тә алар хис-тойгыларыннан арына алмый тордылар. Бәйрәмне алып баручы үзенең мөлаемлеге, тәмле теле, йомшак һәм шул ук вакытта йөрәккә үтеп керерлек назлы тавышы белән концертны чын мәгънәсендә дәрәҗәле итте.
Бәйрәм кунаклары, бәйрәмне оештырган һәммә кешегә дә рәхмәтләр әйтеп, яхшы кәеф белән таралыштылар.


