Татарстанда Васильево станциясе янында реле шкафларын яндырырга тырышуда шикләнелгән өч яшүсмерне тоткарлаганнар.
Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Әлеге хәл 25 гыйнварда булган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 16-17 яшьлек егетләр мессенджерда «өстәмә эш» тапканнар – аларга җиһазларга ут төрткән өчен 40 мең сум вәгъдә иткәннәр.
Тоткарланучыларның икесе Казан көллиятләренең берсендә укый. Яшүсмерләрне инде икенче көнне – 26 гыйнварда тоткарлыйлар.
Сорау алганда алар кылган эшләрен таныганнар. Тикшерү комитеты «террорчылык акты» маддәсе буенча җинаять эше кузгатты. Тикшерү вакытында өчесен дә сак астына алганнар. Аларны 10 елдан 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный.





