Эшләүче яшьләр өчен “МолоТ” (Молодежный труд) проектының муниципальара һәм төбәк сайлап алу чараларында катнашуга гаризалар кабул ителә башлаган.
Идел буе федераль округы проекты, федераль дәрәҗәдә үзеңне таныту өчен, спорт, иҗат һәм акыл көче таләп итә торган бәйгеләрдә катнашу максатыннан, 18дән 35 яшькә кадәрге яшь белгечләрне (икътисад өлкәсендәге предприятиеләрдә эшләүчеләрне), шул исәптән балалы яшь ата-аналарны, җәлеп итә.
Узган елда “МолоТ”ның округ финалына Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 420 егет-кыз чыккан. Сайлап алу чараларында округның 394 предприятиесеннән 16 мең кеше катнашкан. Алар һөнәри күнекмәләр, шулай ук спорт һәм хәрби күнекмәләр буенча көч сынашкан.
Проект Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров булышлыгында гамәлгә ашырыла. Проектта катнашырга теләүчеләр округның иҗтимагый проектлар сайтында (proektypfo.ru ) теркәлә ала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.







