Түбән Кәминкәдән 90 яшьлек Мингаяз бабай иртәсен зарядкадан башлый

Түбән Кәминкәдән 90 яшьлек Мингаяз бабай иртәсен зарядкадан башлый

Түбән Кәминкәдән Мингаяз Газизов иртән куллары белән зарядка ясап ала, аякларын да яздыра. Бу хакта бабайның 90 яшьлек юбилеенда балалары сөйләде.

-Тәртипле йөрегез, йөземә кызыллык китермәгез, — дип әти, без урамга чыкканда, капка төбеннән озатып кала иде, — диләр юбилярның кызлары.

Мингаяз бабай гомер буе колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган, берара шофёр буларак та сыналган. Армиядә 3 ел авиация гаскәрләрендә дә хезмәт иткән якташыбызны олы юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова барды һәм район башлыгы Рамил Айбатовның котлавын һәм бүләген ирештерде.

-Нишләтәсең, туксан – туксан инде. Шулай йөреп торуыма кинәнәм. Кибеткә дә барып кайтам. Авыл яшьләренең хөрмәт итүенә шатланып яшим, — ди Мингаяз Мөдәррис улы.

Мингаяз бабай бүген улы Айрат, килене Рузалия тәрбиясендә яши. Бик уңган гаилә алар. 20дән күбрәк мөгезле эре терлек, атлар, сыер, сарыклар асрыйлар, казлар үстерәләр. Өстән төшкәнне көтеп ятучылар түгел. Ике уллары Айнур белән Илнур да шундый икән. Уңганлык – Газизовларга хас сыйфат.

-Әти-әни шулай эшкә өйрәтеп тәрбияләделәр. Төп йорттагы энебезгә, киленебезгә бик зур рәхмәт. 7 ел урын өстендәге әниебез Җинанияне карыйлар. Без дә булышабыз, тик аларга күбрәк эләгә, — диделәр Мингаяз абыйның юбилейга кайткан кызлары.


Новости