Үлем сәбәбе билгеле түгел.
Фаҗига яңа шәһәрнең 20нче комлексында килеп чыккан. Яшь егет машинада руль артына утырган килеш вафат булган.
Аны бүген иртәнге 7нче яртыда беренче булып күршесе күреп алган һәм шунда ук махсус хезмәтләрне чакырган.
Ашыгыч ярдәм хезмәте ир-атның 2 сәгать элек вафат булганын раслаган.
32 яшьлек ир-атның үлеменең төгәл сәбәбен морг хезмәткәрләре ачыклаячак.




