Казанда яшәүче бер кеше 1898 елда чыгарылган 1 сум номиналлы көмеш тәңкәне 10 миллион сумга сатуга куйган.
Сатучы югары бәяне тәңкәнең имеш-мимеш буенча «патшаның үзеннән эләккән булуы» белән аңлата. Әмма бу фикерне раслаучы документлар яки ачык дәлилләр китерелми.
Белгечләр исә мондый тәңкәләрнең сирәк очрый торган нөсхә булмавын искәртә. 1898 елгы 1 сумлык көмеш акчаның тиражы үз вакытында 25 миллион данәдән артык булган. Шуңа күрә ул коллекционерлар базарында шактый киң таралган.
Ачык чыганаклар буенча, мондый тәңкәләрнең уртача базар бәясе торышына карап якынча 5 меңнән 10 мең сумга кадәр тәшкил итә. 10 миллион сумлык бәя исә белгечләр фикеренчә, гадәти базар күрсәткечләреннән күп тапкырларга югарырак.
Әлегә сатучының тәңкәгә сатып алучы табылырмы-юкмы икәне билгесез.

