Кукмарада 181 спортчы самбо буенча турнирда көч сынаша

Кукмарада 181 спортчы самбо буенча турнирда көч сынаша

Гаскәрләрне Әфганстаннан чыгару көненә багышланган турнир районда сигезенче тапкыр үткәрелә.

«Барс Арена» спорткомплексында Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган, хәрби хәрәкәтләр һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлар истәлегенә багышланган республика күләмендә самбо буенча VIIl ачык турнир уза.

Спортчыларны район башлыгы Сергей Димитриев, Кукмара районы сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗановлар сәламләде.

«Сугыш кырында һәм туган якларына кайтып һәлак булган сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә әлеге турнир сигезенче тапкыр оешырыла. Без сугышчы иптәшләребезне, махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташларны искә алабыз, аларга тирән хөрмәтебезне җиткерәбез. Барлык катнашучыларга да уңышлар һәм җиңүләр телим», — диде Рәшит Шакирҗанов.

Бүгенге ярышта Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән, Киров өлкәсеннән килгән 15 команда составында 181 спортчы үз көчен сынап караячак.


Новости