Дәүләт автоинспекциясе 35 градуслы салкыннар көтелгәнлектән ерак сәфәрләргә чыкмаска киңәш итә

Бүген төнлә һәм 5 февраль иртәсендә Татарстанда 35 градуска кадәр салкын булачак.

Шунлыктан Дәүләт автоинспекциясе республика халкына мөмкин булганча якындагы тәүлектә ерак юлга чыгудан тыелырга киңәш итә.

Ведомство хәбәренчә, мондый температурада юлларда ватылу һәм авария хәлләре куркынычы арта.

Әгәр дә сәфәр котылгысыз икән – автомобильчеләргә аеруча игътибарлы булырга һәм сәфәр алдыннан автомобильне җентекләп тикшерергә, һава торышына яраклы итеп киенергә, кайнар чәй һәм мөмкин булганча ягулык запасы алырга киңәш ителә.


Новости