Казанның югары уку йорты ишегалдында немецларның “Пантера” танкын тапканнар

Казан илкүләм тикшеренү-технологик университеты (КНИТУ) ишегалдында немецларның “Пантера” танкын тапканнар. ВУЗ сайтында хәбәр ителгәнчә, хәрби техника “Б” корпусындагы төзелеш эшләре вакытында казып чыгарылган.

Ул җир астында махсус чокырда булган. Танк башнясына төшә торган баскычлар, чокырның кирпеч дивары сакланып калган. Әлеге танк биредә сугыштан соңгы елларда пәйда булган. Ул шартлагыч материалларны сынау өчен махсус корылма – бронялы чокыр буларак кулланылган.

Дошман танкының кайдан һәм ничек бирегә килеп эләгүе турында мәгълүматлар юк. Туган якны өйрәнү белгече Евгений Григорьев фикеренчә, бу Курск дугасына барып тоташырга мөмкин, чөнки ул чагында Кызыл Армия күп кенә “Пантера”ларны кулга төшергән. Университетта илленче еллар башында бронялы яңа сынау станциясен төзегәннәр.

Шуңа күрә “Пантера”дан шартлату өчен файдаланмый башлаганнар. Чокырга төшү юлын туфрак белән күмеп, өстенә химик реактивлар саклау складын төзегәннәр. Шулай итеп, җир астындагы танк университет риваятенә генә әйләнеп калган. Аның урнашу урынын якынча гына белгәннәр. Хәзер “КНИТУ”да немец танкын кулланачаклармы – анысы билгесез.


Новости