Татарстанда ял көннәрендә салкын һәм яңгырлы һава торышы көтелә

15 һәм 16 августта Татарстанда яңгырлы һәм шактый салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә һава температурасы +5…+10 градуска кадәр төшәчәк, көндез +10…+16 градус кына булачак.

Уртача тәүлеклек температура климат нормасыннан 8–9 градуска түбән булачак.


Новости