Бушлай игъланнар сайтында барлык төр җиләкләр дә сатыла

Бушлай игъланнар сайтында барлык төр җиләкләр дә сатыла

Җиләк ничә сум тора?

Чаллыда каен җиләген инде бер атна дәвамында бер литрын 1 мең сумга саталар.

Бакча җиләгенең бер литры өчен 400 сум тирәсе сорыйлар.

Инде җир җиләген дә җыя башлаганнар. Аны җыюга алдан заказ калдыруны да сорыйлар. Җир җиләгенең 3 литры якынча 1500 сум тора.

Җиләк тәмле генә түгел, ә бик файдалы да. Шул ымсындыргыч тәме аның җиңел үзләштерелүче шикәр, глюкоза һәм фруктозага бай булуы турында сөйли. Әчкелт тәмен – лимон, алма, салицил, хинин органик кислоталары бирә. Кабатланмас тәмен аның составындагы эфир майлары, лимон тәменә ия хуш исле матдәләр өсти.

Яңа гына өзелгән каен җиләкләре бик шәп диетик продукт. Каен җиләгендә тимер сливага караганда 10 тапкыр, виноградка караганда 40 тапкыр күбрәк! Ә составындагы кальций күләме буенча, каен җиләге барлык җиләкләр арасында беренче урында тора. Анда аскорбин кислотасы күп (100 грамм җиләктә 120 мг). С витамины гына түгел, каротин, В1, В2, РР, витаминнары, фолий кислотасы да бик мулдан. Шулай ук кан ясалышында зур роль уйнаучы тимер, бакыр, кобальт, марганец, минераль тозлар – калий, фосфор, кальций күп. Кеше организмына бик зур файда китерүче пектинга бай.


Новости