Нәкъ 51 ел элек Актанышта беренче Җиңү парады узган. Нәкъ 51 ел элек Актанышта беренче Җиңү парады узган. Бу хакта бүген Актанышның 1 нче санлы мәктәбендә “Әти сүзе” дип исемләнгән Әтиләр советы утырышында ветеран-укытучы Мәхәсим Миркасыймов сөйләде.
Мәхәсим Миркасыйм улы киңәшмә алдыннан мәктәптә беренче тапкыр оештырылган Җиңү парадына соклануын белдерде һәм үзенең хатирәләре белән уртаклашты.
— 1975 елда, Бөек Җиңүнең 30 еллыгына багышлап, Актанышта беренче Җиңү парадын үткәрдек. Мәктәп директоры Мирза Хөснимәрдәнов Латыйпов абый белән фуражка, тельняшка һәм махсус кием үрнәкләре алып кайтты. Шуларга карап, КБОда формалар тектердек. Кара аяк киеме, кара чалбарны егетләр үзләре тапты. Без бик матур 25 хәрби форма әзерләп, 9 Май көнне беренче парадны үткәрдек, — дип искә алды ветеран-укытучы.
Аның сүзләренчә, соңрак башка мәктәпләр дә бу матур башлангычка кушылган.
— Беренче парад бүген дә исемдә саклана. Еллар узу белән хәрби формалар да үзгәрде, әмма парадлар һәрчак бик матур үтте, — диде ул.
Мәхәсим Миркасыймов кулында шул чордан сакланып калган тарихи фотосурәт тә бар икән.
— Ул фотосурәт бүгенгә кадәр үземдә саклана. Газетадан кисеп алып саклыйм. Кирәк булса, һәрвакыт күрсәтә алам, — дип сөйләде ул.
Чыгышының ахырында ул яшьләргә мөрәҗәгать итеп, бүгенге мөмкинлекләрнең кадерен белергә чакырды һәм ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.
Бәйрәм парадын мотоциклчылар башлап җибәрде.
Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашкан Илсур Зәкиев тә бар иде. Ул укучыларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.
— Мәктәп еллары тиз үтә, әмма мондый мизгелләр күңелдә мәңгегә саклана. Бүгенге парад укучылар хәтерендә озак еллар яшәр. Алар Ватанның чын патриотлары булып үсәр дип ышанам. Шушы матур чараны оештырган укытучыларга, тәрбиячеләргә һәм укучыларга зур рәхмәт, — диде Илсур Зәкиев.
Ул шулай ук барысын да якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән тәбрик итеп, илләрнең тыныч, күкләрнең аяз булуын, хәрбиләрнең исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын теләде.






