2026нчы ел — Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, Татарстанда Хәрби батырлык һәм Хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан Апас мәдәният йортында тантаналы чара узды.
(25 февраль, “Апастово-информ”).
Әлеге истәлекле вакыйгада район башлыгы Айрат Җиһаншин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев катнашты. Бәйрәм тантанасына шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм Ватаныбыз өчен башларын салган батырларның гаиләләре, якыннары, хәрби хәрәкәт ветераннары, күп балалы гаиләләр чакырылган иде.
Район мәдәният йорты фойесында Россия Халыкларының бердәмлеген, районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен чагылдырган күргәзмәләр оештырылды. Күренекле шәхесләрен үз эченә алган тарихи почмак та эшләде.
-Күргәзмә районыбыз халкының гамәли кулланма сәнагатенә багышланды. Биредә районыбызда яшәүче чуваш, татар, рус милләт вәкилләренең рухи байлыкларын чагылдырган киемнәр, милли уен кораллары, кул эшләре урын алды. Шулай ук бик матур, үзенчәлекле фотозона да эшли. Күргәзмәләребез, гомумән, райондашларыбызның нинди милләт вәкилләре булуына карамастан, дустанә мөнәсәбәттә яшәүләрен, бердәмлеген күрсәтә. Апасыбыз киләчәктә дә чәчәк атсын, үссен, дуслык-татулык тагын да ныгысын иде, — диде Апас мәдәният йорты хезмәткәре Айрат Гайнетдинов.
— Хөрмәтле райондашлар, кадерле кунаклар, якташлар! Без Президентыбыз тарафыннан игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елына старт бирәбез. Бу ел шулай ук сугышчан һәм хезмәт батырларын данлауга, илебез чикләрен саклаган, тыныч тормышны тәэмин иткән һәркемгә багышлана. Безнең районыбыз Геройлары белән дан тота. Бүгенге көндә 298 якташыбыз махсус хәрби операция зоанасында хәрби бурычларын үти. Без аларның һәрберсе белән горурланабыз. Илебезне саклаучы барлык егетләргә дә рәхмәтебезне белдереп, аларның батырлыклары алдында хөрмәт белән баш иябез, — диде район башлыгы Айрат Җиһаншин тантананы ачып җибәреп.
Район башлыгы 2025нче Ватан сакчысы елында патриотик темага багышлап үткәрелгән вакыйгалар, чаралар хакында да сөйләп узды.
Бәйрәм кунаклары арасында махсус хәрби операциядә катнашкан Идрәз авылы егете Раил Сафин һәм Биеш авылыннан Никита Бачурин да бар иде. Егетләр хәрби хезмәт юллары хакында сөйләделәр һәм ихтирам белдереп, бәйрәмгә чакыручы җитәкчеләргә рәхмәтләрен ирештерделәр.
-Махсус хәрби операциягә үз теләгем белән, контракт нигезендә киткән идём. Алгы сафларда көрәшергә туры килде. Бәрелешләр вакытында каты җәрәхәтләр алып, операцияләр дә кичердем. Тик шулай да анда барганыма бер дә үкенмим. Илне саклау — һәр ир-егетнең төп бурычы, — дип сөйли Раил үзе.
Никита Бачурин Биеш авылында туып-үскән. Хәрби операциягә ул беренчеләрдән булып китте. Иң алгы сызыкта катнашып, каты җәрәхәтләргә дучар булды. Госпитальләрдә дәваланулар узганнан соң, туган ягыбызга кайтарылды.
-Яшьтән үк хәрби кием кияргә хыялландым. Шуңа күрә хезмәтемне шул юнәлештә дәвам итәсем килде. Мин илебез тынычлыгын сакларга бардым. Шуңа намусым чиста дип сөенәм, — ди батыр егет.
Иске Йомралы авылыннан Рузилә апаның улы Булат Сираҗев бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Ул да бәйрәм тантанасында дукынлану хисләре кичерде.
-Улым бүген Ил сагында. Без аны сагынып, өзелеп көтәбез. Ил-көннәребез тыныч булып, улларыбыз исән-имин тизрәк әйләнеп кайтып куандырсыннар иде, — диде ул.
Россия Халыклары бердәмлеге елы һәм Татарстанда Хәрби батырлык һәм Хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан тирән эчтәлекле театраль тамаша да әзерләнгән иде. Бәйрәм тантанасын район мәдәният бүлеге һәм мәгариф бүлеге оештырды. Биредә районыбызда яшәүче милләт вәкилләренең традицияләре, мәдәнияте һәм тарихы чагылыш тапты. Бары тик бердәм булганда гына барлык авырыкларны җиңеп булачагына басым ясалды.




