Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ташламалар һәм түләүләр турында сөйләделәр

Контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты вәкилләре, ТР Хәрби комиссариаты хезмәткәрләре, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итүендә катнашкан юристлар контрактчыларның һәм мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре белән очраштылар. Аларга тиешле ташламалар һәм түләүләр турында сөйләделәр. Бу хакта «Татар-информ»га контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев сөйләде

1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 млн сумга кадәр арттырдылар, бу илдә иң югары түләүләрнең берсе. Әлеге түләү ике өлештән тора: 2,5 млн сум Татарстан бюджетыннан бирелә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.

Моннан тыш, нәкъ менә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 3 меңгә якын ярдәм чарасы гамәлдә.

Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәткә актив җыю бара. Аларны булдыру турында ноябрь ахырында полковник Сергей Иштуганов – пилотсыз системалар гаскәрләре башлыгы урынбасары хәбәр иткән иде.

Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән контрактка кул кую, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru сайтында белергә мөмкин. Шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; тел. (843) 221 44 52. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 8 800 222 59 00 яки кол-үзәкнең төбәкара номеры 117 буенча шалтыратырга кирәк.

Чыганак: «Татар-информ»


Новости