Кичә Мор күле буенда район башлыгы Кубогына ТР Көньяк-көнчыгышының картинг буенча кышкы ачык ярышлары оештырылды.
АндаТатарстанның Азнакай, Саба, Алабуга, Баулы, Лениногорск, Ютазы, Бөгелмә hәм Башкортостанның Октябрьский шәhәреннән, Пермь өлкәсеннән, Яр Чаллыдан 10 картингчылар командалары, шул исәптән 140ка якын спортчы катнашты. Сарман районы данын яклаучы спортчыларыбыз да шактый иде. Нәтиҗәдә безнең "Ялкын" командасы җиңү яулады. Шәхси зачетта "Кадет" төркемендә Роберт Илhаметдинов — 3, "Национальный Юниор" классында Әмир Солтанов — 3, ә Ислам Вагыйзов 1 урынны алдылар. Гүзәл Хамидуллина "Хонда Б" классында җиңүче калды. "Национальный А" төркемендә Руслан Харрасов өченче булды. Данил Дәүләтов "Хонда А" классында җиңү яулады.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин җиңүчеләргә Кубок, медаль hәм истәлек бүләкләре тапшырды. Ярышларның кунагы — Рәсәй узышчысы, Рәсәйнең атказанган спорт мастеры, "Ралли Дакар" hәм "Ефәк юл" раллие җиңүчесе Андрей Каргинов барлык спортчыларга изге теләкләрен җиткерде. Ярышларның иң яшь катнашучылары — 6 яшьлек Әмирхан Сапаров белән Әмирхан Сәетшин "Җиңүгә омтылыш"лары өчен Диплом hәм Кубокка ия булдылар.





