15 августа Балык Бистәседә IV «Бистә шәле» республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивале үткәреләчәк. «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә оештыручылар фестивальнең үзенчәлеге, киләсе елларга планнары, шәл бәйләү һәм саклау серләре турында сөйләделәр.
«Бистә шәле» – ул Балык Бистәсе районының бренды. Ул Балык Бистәсе районына беркетелде һәм этнофестивальләр картасына да керде, – дип белдерде «Таткультресурсүзәге»нең грант эшчәнлеге һәм мәдәни инициативаларга ярдәм итү секторы мөдире Гүзәл Фәезова.
Фестиваль Балык Бистәсе районы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Таткультресурсүзәге», Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырыла.
Берничә ел элек кенә башланып киткән матур фестиваль 2027 елда үзенең беренче юбилеен дә үткәрәчәк. Бу хакта Балык Бистәсе районы башкарма комитеты социаль мәсьәләр урынбасары Айгөл Вафина сөйләде.
Дүрт ел элек кенә куркып кына башлап җибәргән идек. Икенче елга безнең беренче түгәрәк датабыз – фестивалебезгә 5 яшь булачак. Фестиваль тагын күп еллар яшәр дип ышанып калабыз, – дип белдерде ул.
Узган ел фестивальдә Оренбургтан килгән осталар да катнашкан. Быел да чит регионнардан кунаклар көтелә.
10ннан артык районнан гаризалар кабул иттек. Әле күбрәк тә булыр дип өметләнәбез. 7 августка кадәр гаризалар кабул итәбез. Узган ел 15 районнан 400дән артык кеше катнашты. Быел да аннан ким булмас дип ышанабыз. Оренбург, Киров өлкәләреннән, Удмуртиядән кунаклар килүе көтелә. Икенче елда регионара дәрәҗәгә дә күтәрербез дигән ният белән торабыз. Чөнки икенче елга безнең раоныбызга да 100 ел, – дип сөйләде Балык Бистәсе районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина.
Танылган шәхесләр шәл бәйләп күрсәтәчәк
Ул фестивальдә үткәреләчәк конкурслар турында да сөйләде.
Ел саен «Креатив шәл» дигән конкурс үткәрелә. Без аңа быел әз генә үзгәртү керттек – эшләнмәләрдә фестивальгә багышланган элемент булырга тиеш. Бәлки, ул безнең логотип булыр, бәлки, кемдер фантазиясен җигеп, үзе яңа нәрсә уйлап чыгарыр, – дип белдерде Лилия Кәримуллина.
«Үзем аялыйм, үзем эрлим» дигән конкурс та булачак. Конкурс өчен махсус гаризалар кабул итмиләр. Анда бәйрәмгә килгән һәркем катнаша алачак. Бүгенге көндә катнашучыларга диплом һәм истәлекле бүләкләр әзерлиләр.
Быелгы фестивальдә «Мин дә шәл бәйләп үстем» дигән үзенчәлекле мастер-класс үтәчәк. Үзенчәлеге – мастер-классны үткәрүче шәхесләрендә.
Балык Бистәсе бик күп талантларга бай. Равил Фәйзуллин, Равил Шәрәфиевларны гына алсак та. Нурия Галимова, якты йолдызларыбыз, җырчыларыбыз – Венера Шәмиева, балачактан шәл бәйләп үскән кызыбыз Эльвира Хамматова, актрисса Сәкинә Минханова һәм башкалар бар. Алар барысы да бер матур түгәрәккә утырып, шәл бәйләп күрсәтәчәкләр, – дип сөйләде Лилия Кәримуллина.
Фестиваль мәйданында шулай ук «Җәйге алан», «Спас ярминкәсе», «Капка төбендә», «Әх, грамуннар уйный белсәм» кебек проектлар эшләп торачак. Бәйрәмнең хедлайнерлары – Рөстәм Закиров, Асылъяр, Зөһрә Вәлиуллина.
«Бистә шәле» фестивалендә Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен гуманитар ярдәм ноктасы да эшләп торачак. Фестивальдә катнашучылар шул ноктага килеп, солдатлар өчен челтәр (сетка) үрә, кипкән чәйләр тутыра, токмач басып, кисә алачак.
Күгәрчен шәлләре Ростов һәм Волгоград мамыгыннан!
Балык Бистәсендә шәл бәйләү тарихы Күгәрчен авылыннан башлана. Авылдагы кызлар әниләренән һәм әбиләреннән шәл бәйләргә өйрәнгәннәр, үсеп-җитешкәч, төрле авыл егетләренә кияүгә чыгып, бу кәсепне бөтен район буенча таратканнар. Матбугат конференциясенә Күгәрченнән шәл бәйләүче осталар да килгән иде. Алар – Гөлфирә Кәлиева, Лилия Кәримуллина һәм Чулпан Мингарипова.
Без шәлгә матур, нәзакәтле, затлы әйбер дип карыйбыз. Ләкин ул безгә йомшак шәл булып ятканчы нинди юллар үтә! Осталарыбыз моны үзләре дә күрсәтеп һәм сөйләп үтәрләр, – дип белдерде Айгөл Вафина.
Гөлфирә Кәлиева, Лилия Кәримуллина һәм Чулпан Мингарипова Күгәрчен авылының данлыклы шәлчеләре гаиләләреннән. Алар кечкенәдән шәл бәйләп үскәннәр һәм бүгенге көндә дә әлеге кәсепне дәвам итәләр. Матбугат конференциясендә кул осталары журналистларга шәл бәйләүнең төп этаплары турында сөйләделәр.
Шәл бәйләү өчен, иң беренче, аның мамыгын сайлый белергә кирәк. Ул нәфис кәҗә йоныннан булырга тиеш. Бездә шәл өчен яраклы йонлы кәҗәләр юк. Алар безнең климатка яраклашмаган. Шуңа күрә Ростов һәм Волгоград якларыннан мамык кайтартабыз. Элек безнең әбиләр һәм апалар мамыкны үзләре барып алып кайта торган булганнар. Хәзер үзебезгә хәтле китереп бирәләр. Мамыкны яхшылап җылы су һәм шампунь белән юабыз, аннары киптерәбез, – дип сөйләде Лилия Кәримуллина.
Оста янындагы өстәлдә йонны эшкәртү өчен төрле җайланмалар да бар иде. Ул шуның берсен кулына алып сөйләвен дәвам итте:
90нчы елларга хәтле ая дип аталган эш коралы белән кулланганнар. Шушы ая ярдәмендә мамыкны язабыз. Язу – ул бер төскә кертү, тигезләү. Безнең әбиләребез һәм әниләребез шушы ая белән кулландылар. Аннары шапылдык дигән җайланма барлыкка килде. Бу шапылдык белән эшләве күпкә ансатрак. Бер шәлгә 400 грамм мамык алына. Аны бер кичтә шапылдатып бетерергә була, – дип беренче этап белән таныштырды Лилия Кәримуллина.
Йонны язганнан соң икенче этап башлана – эрләү этабы. Әлеге этап турында Гөлфирә ханым сөйләде:
Яшь кызлар йонны язып бетергәч, аны эрләү өчен әбиләргә тапшырганнар. Әбиләр йонны каба ярдәмендә эрләгәннәр. Шуннан соң җепне орчыкка җыеп алалар. Аннары йомгакка сүтәләр. Заманалар үзгәрде – җепне эрләү өчен яңа эрләү машиналары барлыкка килде. Без аны хәзер тиз генә эрләү машиналары белән эрлибез, – диде ул.
Бәйләү өчен җеп әзер булгач, киләсе этап башлана – шәлнең уртасын бәйләү.
Йомагаклар барлыкка килгәч, иң беренче шәлнең уртасын бәйлибез. Без аңа 160 күз җыябыз. Шул өлешен 2-3 көн эчендә бәйләп бететергә тырышабыз. Зур шакмак килеп чыга, – дип шәлен күтәреп күрсәтте Чулпан Мингарипова.
«Аннары шәлнең читләрен бәйлиләр, – дип дәвам итте Лилия Кәримуллина. – Дүрт чите була аның. Аның төрле үрнәкләре була – шакмак, борма, мәче тәпие».
Уртаны читләре белән крючок ярдәмендә тоташтырып чыгалар. Нәтиҗәдә – Күгәрчен авылының данлыклы шәле барлыкка килә.
Осталар шәлнең сыйфатын тикшерергә дә өйрәттеләр. Әзер шәлне мамыгыннан тотып кул белән асып торырга кирәк. Яхшы шәлнең мамыгы өзелеп төшми. Мамыгы кыска, коела торган булса, ул кулдан тиз генә төшә дә китә икән.
«5-6 яшьлек кызлар да инә тотарга өйрәнә»
Күгәрчен авылында шәл бәйләүгә җитди карыйлар. Шуңа күрә осталар үзләренә алмашчылар да әзерлиләр.
Күгәрчен авылында, мәдәният йортында, «Мәхәллә» проекты буенча яшь буынга шәл бәйләргә өйрәтәбез. Безнең бик кызыксынып, бик теләп йөрүче 10-лап укучыбыз бар. Алар кыш көне йөриләр, шәл бәйләү серләрен өйрәнәләр. Алар инде шактый остардылар. Шуларга кушылып безнең шәһәрдән кайткан шәһәр балалары да аларга ияреп килә башладылар. Хәтта кечкенә генә балалар да, 5-6 яшьлек кызлар, инә тотарга, анвң нәрсә икәнен аңларга өйрәнеп утыралар. Алмашчыларыбыз үсә, без моңа бик шатланабыз, – дип сөйләде Гөлфирә ханым.
Хәзер балаларны махсус түгәрәкләрдә бәйләргә өйрәтсәләр, аларның буыны шәлне капка төбендә ял итәргә чыккач өйрәнгән.
Без капка төбендә шәл бәйләргә өйрәндек! Безнең өлкән буын апалар капка төбендә шәл бәйли. Әгәр дә безнең авылга кереп, бер авыл башыннан икенче авыл башына кадәр барсагыз, берничә капка төбендә шәл бәйләп утыручы апаларны күрергә мөмкин. Бүгенгесе көндә шәлгә сорау күбәйде. Без Казан Сабан туена да барабыз, анда күргәзмәләр ясарга килгәндә дә шәлләрне сатабыз. Яхшы сыйфатлы шәл 7-8 меңнән кимрәк булмый, – дип сөйләде Гөлфирә Кәлиева.
Яхшы сыйфатлы шәл хуҗасына дистә еллар буе хезмәт итәргә мөмкин. Шулай да ул вакыттан иртәрәк искермәсен аны көя күбәләге ашамасын өчен, дөрес итеп саклый да белергә кирәк. Күгәрчен осталары бер кызыклы лайф-хак белән бүлештеләр:
Ак кәҗә мамыгыннан шәлне саклау бигрәк тә авыр. Аны саклау тәртибе болай – ак материалга төреп, 3 литрлы банка эченә тыгып, калай капкач белән ябып куярга. Болай эшләсәгез, икенче елга кулланышка кадәр аңа бернәрсә дә булмый. Башка мамыктан бәйләгәнне дә шулай сакларга була. Кулланырга кирәк булганда, банканы ачасыз да, шәлне әз генә буранга элеп торасыз, селкеп җибәрәсез. Ул җыелып, кабарып үз кыяфәтенә кайтачак. Ә инде җәй көне әз генә кулны су белән чылатып, шәлне сыпырып җибәрсәгез, шәл матурланып, иске кыяфәтенә кайтачак, – дип сөйләде Гөлфирә ханым.
«Бистә шәле»ндә «Иске-Казан түгәрәк уены» республика этабы узачак
Быел «Бистә шәле» фестивале кысаларында «Иске-Казан түгәрәк уены» татар фольклоры республика фестиваль-конкурсы да узачак. Бу турыда «Таткультресурсүзәге»нең грант эшчәнлеге һәм мәдәни инициативаларга ярдәм итү секторы мөдире Гүзәл Фәезова сөйләде:
«Иске-Казан түгәрәк уены» фестивале үз тарихын 2010 елдан алып бара һәм башта Казанда үткәрелә иде. Фестиваль һәрвакыт республика башкаласында оештырылганга күрә, элек аерым республика этабы үткәрелми иде. Ләкин быелдан башлап республика этабы кертелә. Бөтенроссия этабы башка төбәктә узачак, хәзерге вакытта аның датасы һәм урыны ачыклана, – дип сөйләде ул.
Катнашучыларның яше – 9 яшьтән башлап. Гаризалар 10 августка кадәр кабул ителә. Республика этабында беренче урын яулаучылар Бөтенроссия «Иске-Казан түгәрәк уены» фестивалендә Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясаячак.
Ике фестивальдә дә катнашу мөмкинлеге бар. Моның өчен ике гариза бирергә кирәк, дип белдерде Гүзәл Фәезова.






