1нче июль — Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнендә Ватаныбызны саклап, төрле локаль бәрелешләрдә — Әфганстан, Чечня, Куба, Африка, Сирия җирләрендә һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан каһарманнарыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез, илебез азатлыгы өчен җанын фида кылган егетләребезне тирән кайгы белән искә алабыз.
Тантаналы көн алдыннан, 30нчы июньдә, ветераннарыбыз һәлак булган хезмәттәшләренең каберләренә барып, аларны тәртипкә китерделәр, якыннарының рухларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бүген исә истәлекле очрашу Актанышның «Яшьлек» яшьләр үзәгендә зурлап билгеләп үтелде.
Ветераннарны район җитәкчелеге котлады
Чарада катнашучыларны Актаныш муниципаль районы советы аппарат җитәкчесе Илшат Вахитов котлады:
«Бүген — барыбыз өчен дә аеруча истәлекле һәм кадерле көн. Безне саклап, илебезне яклап, төрле бәрелешләрдә катнашкан егетләр, аларның туганнары биредә. Бүгенге очрашу сезне бергә туплап тора, дуслыкны ныгыта.
Сез бүген дә Украина җирлегендә баручы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең хәлен даими белеп, ярдәм итеп торасыз, аларны бер дә онытмыйсыз. Киләчәктә дөньялар тынычлансын, сугышлар булмасын, сугыш кырындагы егетләребез өйләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде. Сезгә җан саулыгы, гаилә иминлеге телим!»
Әфган сугышы ветераны Баязит Әшәрәпов үз чыгышында ветераннар көненең әһәмиятен ассызыклады:
«1нче июль — безнең үзенчәлекле искә алу һәм хәтер көнебез. Биредә Әфган, Чечня, Куба, Африка бәрелешләрендә катнашкан бик күп егетләр җыелды. Без ел саен шушы көндә аралашып, күңелебезне бушатып кайтабыз.
Хәзерге вакытта төп теләгебез — сугыш кырында булган егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар, югалганнары табылсын һәм Украинадагы бу сугыш тизрәк бетсен иде».
Бердәмлек һәм яшь буынга патриотик тәрбия
Чечня сугышы ветераннары берләшмәсе җитәкчесе Вазыйх Харисов, аның үрнәгендә махсус хәрби операция ветераннарын туплап төркем оештырган Чечня сугышы ветераны һәм МХОдә катнашучы Илсур Зәкиев, район башлыгының мобилизация буенча ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов һәм Актаныш хәрби комиссары урынбасары Радислав Авзалов чыгыш ясады. Алар барысы да ветераннарны бердәм булырга һәм очрашуларда актив катнашырга чакырдылар.
Бу юнәлештә аеруча Чечня сугышы ветераннары берләшмәсе зур оешканлык белән эш алып бара. Ветераннарыбыз махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә зур тырышлык куялар, төрле кичәләрдә катнашып, үтемле чыгышлар ясыйлар, патриотик җырлар иҗат итәләр, районның җәмәгать тормышында актив катрнашалар.
Бүген дә Чечня сугышы ветераннары Вазыйх Харисов, …,…, бүген дә берничә шундый эчтәлелек җырлары белән күңел кылларын тибрәттеләр.
Радислав Авзалов үз сүзендә яшь буын тәрбиясенә аеруча тукталды:
«Бүгенге көндә безнең төп бурычыбыз — яшь буынга дөрес патриотик тәрбия бирү. Бөек Ватан сугышы ветераннары елдан-ел азая, хәзер яшьләр өчен үрнәк булып, төп база булып сез каласыз. Хәзерге яшь егетләр дә бик акыллы, тәрбияле. Хәрби хезмәттә, хәрәкәтләрдән кайтучы яшь егетләрнең дә карашлары бер ел эчендә бик нык үзгәрә, алар безнең рәтләрне тулыландыра. Без аларга дөрес юнәлеш күрсәтергә, һәрвакыт ярдәм итәргә тиешбез».
Мактаулы бүләкләр һәм хөрмәт
Тантаналы чараның иң дулкынландыргыч өлеше булып бүләкләү тантанасы булды. Активлык күрсәткән, иҗтимагый тормышта кайнап яшәгән аеруча зур үрнәк ветераннарга медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм чарасы традиция буенча Җиңү паркында тәмамланды.
Тантанада катнашучылар хәрби бәрелешләрдә катнашучылар истәлегенә куелган мәһабәт стелаларга тере чәчәкләр салдылар һәм каһарманнарның якты истәлеген туган якның изге җирендә тагын бер мәртәбә зурладылар.




