Узган атнада Татарстанда теркәлгән янгыннарда 8 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Янгыннрда 7 кеше зыян күргән, 4 кешенең янгын сүндерүчеләр коткарган.
Янгыннардан саклану өчен газ приборларын сүндерергә, алар янына янып китәрлек булган әйберләр куймаска һәм газ җиһазларының төзеклеген вакытында тикшертеп торырга киңәш итәләр.




