Март ае башланганнан бирле Казандагы Республика клиник хастаханәсе травматология бүлегенә түбәдән кар һәм боз ишелеп төшү сәбәпле җәрәхәтләнгән биш кеше китерелгән.
Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Табиблар белдерүенчә, дүрт кешегә травма үзәгенең кабул итү бүлегендә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән. Аларның хәле тотрыклы, стационарда дәвалану таләп ителмәгән.
Бер ир-ат исә шактый җитди җәрәхәтләр алган. Ул баш мие имгәнүе һәм аяк җәрәхәтләре белән реанимация һәм интенсив терапия бүлегенә озатылган.
Белгечләр искәртүенчә, кыш ахыры – яз башы чорында биналар түбәсендә җыелган кар катламы кинәт шуып төшәргә мөмкин. Шуңа күрә йортлар янәшәсендә йөргәндә игътибарлы булу, хәвефле урыннардан читтәрәк тору мөһим.





