Актаныш районында «Йолдызлык – 2026» телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль этабы тәмамланды. Быел бәйгедә 2500 гә якын бала катнашты, шуларның 400 дән артыгы – мәктәпкәчә яшьтәгеләр.
Балалар бакчалары буенча сайлап алу этабында 242 чыгыш тәкъдим ителде. Фестиваль йомгаклары буенча барлыгы 206 лауреат билгеләнде. Җиңүчеләр тантаналы шартларда дипломнар, истәлек медальләре һәм кубоклар белән бүләкләнде.
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова балаларны, бакча коллективларын тәбрикләп, бүләкләр тапшырды.
Сәхнәдәге балаларыбыз өчен сөенеп утырдык. Алар бүген ничек шатланып чыгыш ясадылар, киләчәктә дә шулай матур итеп яшәсеннәр. Тәрбиячеләргә, музыка укытучыларына, аларга гел ярдәмгә килгән әти-әниләргә зур рәхмәт!-диде Дилбәр Миркасыйм кызы.
Балалар бакчалары буенча гомуми нәтиҗәләр
Актаныш районы балалар бакчалары арасында:
I урын – Яңа Әлем балалар бакчасы
II урын – Байсар балалар бакчасы
II урын – Пучы балалар бакчасы
III урын – Киров балалар бакчасы
Район үзәге балалар бакчалары арасында:
ГРАН-ПРИ – «Әтәчкәй» балалар бакчасы;
I урын – «Каенкай» балалар бакчасы;
I урын – «Алтынчәч» балалар бакчасы;
II урын – «Тылсым» балалар бакчасы;
II урын – «Ромашка» балалар бакчасы;
II урын – «Умырзая» балалар бакчасы;
III урын – «Кояшкай» балалар бакчасы.
Фестиваль кысаларында балалар конферанс, вокал (ансамбль, дуэт, трио, квартет), ялгыз башкару, эстрада һәм халык биюләре, нәфис сүз, шаян җыр номинацияләрендә чыгыш ясады.
«Йолдызлык» – ул сәләтне ачу, иҗади үсеш һәм зур сәхнәгә тәүге адым. Муниципаль этап нәтиҗәләре районда балалар иҗатына зур игътибар бирелүен тагын бер кат раслады.




