«Рөстәм Миңнеханов Зәйдә «Махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераннары мемориаль комплексы»на чәчәкләр салды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иҗади төркем тарафыннан эшләнгән мемориал проекты өч фигуралы композициядән гыйбарәт.
Үзәктә – һөҗүмче төркем командиры (махсус хәрби операциядә катнашучы), уң якта – Әфган сугышы ветераны, сул якта – Төньяк Кавказдагы контртеррористик операциядә катнашучы фигурасы сурәтләнгән.




