Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә кешеләр һәлак булу сәбәпле, Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев кайгы уртаклашты.
«Бу безнең барыбыз өчен дә бик зур кайгы. Түбән Кама районында яшәүчеләр исеменнән һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашам», – дип язды ул социаль челтәрләрдә.
Радмир Беляев сүзләренчә, вәзгыять даими контрольдә тора. Зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелә, ә профильле хезмәтләр һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү эшен дәвам итә.





