Чөгендер кайберәүләр өчен зыянлы булырга мөмкин. Диетолог Наталья Павлюк «Радио 1» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Аның әйтүенчә, әлеге яшелчәне саклык белән генә кулланырга кирәк, чөнки кемнәрнедер организмы аны күтәрә алмавы сәбәпле аллергия барлыкка килә. Моннан тыш чөгендер эчәкләрдә көйсезлекләргә китерергә мөмкин.
«Чөгендер ашаганнан соң күп кенә кешедә эч күперү күзәтелә, чөнки ул азык-төлек җепселләренә бай. Кайберәүләрнең микрофлорасына нык тәэсир итеп, әчү процессы башлана», – дип кисәткән белгеч.
Шул ук вакытта, диетолог сүзләренә караганда, диабеттан интегүчеләргә яшелчәне бик аз яки бөтенләй кулланмаска кирәк, чөнки аның шикәре күп.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.




