Ашаганнан соң ук тешне чистарту эмаленә зыян сала. Табиб-гигиена белгече Вероника Сидоркович “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.
“Ашаганнан соң кимендә 30 минут узгач кына тешләрне чистартырга кирәк. Ә моңа кадәр, авызны су белән чайкап, ризык калдыкларын теш җебе белән чистарту таләп ителә”, – дип билгеләп үткән ул. Белгеч шулай ук тешләрне агарту мәсьәләсенә дә сак карарга киңәш иткән. Аның әйтүенчә, тешләрне агартучы могҗизага тиң пасталар чынында агартмый, бәлки кунык белән бергә эмальне дә “юып” төшерә.
Сидоркович сүзләренә караганда, теш чистартканда уртлар канаса, димәк, ялкынсынган. Бу очракта тешләрне щетка белән нык басмыйча гына, саграк, әмма ешрак чистарту таләп ителә. “Ялкынсыну китереп чыгарган бактерияләр куныгыннан бары тик шулай гына тулысынча котылып булачак”, – дип йомгак ясаган сүзенә табиб.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.




