Татарстан Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: балигъ булмаганнарга төнлә йөрү тыела

Татарстанда мәктәп чыгарылыш кичәләре якынлашу сәбәпле, Эчке эшләр министрлыгы балигъ булмаганнарга кагылышлы кагыйдәләрне искә төшерде.

Полиция хезмәткәрләре бу чорда яшүсмерләр катнашындагы хокук бозуларны ачыклауга аерым игътибар бирәчәк.

Лениногорскта инде берничә очрак теркәлгән. Патруль хезмәткәрләре җәмәгать урынында исерек хәлдә йөргән ике кызны туктаткан. Аларның берсе балигъ булмаган булып чыккан. Кызларга карата җәмәгать урыннарында исерек килеш булу өчен административ беркетмәләр төзелгән. Моннан тыш, өлкән яшьтәге дустына балигъ булмаган кешене исерткеч эчемлек куллануга җәлеп иткән өчен җаваплылык яный.

Тагын бер очракта полиция хезмәткәрләре кичке сәгать 22:00дән соң олылар озатуыннан башка йөргән ике яшүсмерне ачыклаган. Бу хәл буенча административ беркетмәләр инде ата-аналарга карата төзелгән.

«Республика территориясендә чыгарылыш кичәләрен әзерләү һәм үткәрү вакытында полиция балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтүгә һәм булдырмауга аерым игътибар бирә», — дип хәбәр иттеләр Татарстан Эчке эшләр министрлыгында.

Белешмә өчен: Татарстанда 18 яшькә кадәрге балаларга кичке һәм төнге вакытта олылардан башка җәмәгать урыннарында булу тыела.


Новости