Кайвакыт көрәк белән җир казу уңайрак кебек

Кайвакыт көрәк белән җир казу уңайрак кебек

Бүген мәдәният хезмәткәрләре көне. Аларның хезмәтен бераз гына булса да араларында кайнашкан кеше генә аңлый ала. Ул да әле барын да белеп бетерми.

Кайберәүләр җырлап-биеп йөрү эшмени ул, ди. Кайвакыт көрәк белән җир казу уңайрак кебек. Кайтып, юынып аласың, чәй эчәсең, бераз ял итеп аласың да, җиңеләеп китәсең. Ә мәдәният хезмәткәрләре хезмәте андый түгел. Көне буе да эш урынында, кич тә шунда, бәйрәм вакытларында ял да юк.

Концертларда биеп-җырлап кына йөрсәләр иде. Юк шул, әле бер чара үткәрергә, әле икенчесен оештырырга кирәк. Шул арада өченчесе килеп җитә. Бәйрәм кичәләре, күңел ачу чаралары, бәйгеләр... Өстәвенә, дөнья кадәр кәгазь эше. Хезмәтләрен яраткан, күңел биреп башкарганнар гына түзә ала андый вакыт белән хисаплашмый торган эшкә.

Мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга уңышлар, гаиләләренә түземлек телибез.

Фотоларны Ләйлә Хәкимова, Адилә Нотфуллина җибәрде.


Новости