Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында яман шешкә каршы вакциналарны 2026 елга мәҗбүри медицина иминияте программасына кертергә тәкъдим иттеләр.
Бу хакта ТАСС ведомство карары проектына сылтама белән хәбәр итә.
Документтан аңлашылганча, мәҗбүри медицина иминияте программасына вакциналар кулланып яман шешкә каршы терапия, «Онкопепт» персональләштерелгән пептид вакцинасын, шулай ук генетик модификацияләнгән компонентлар белән күзәнәк иммунотерапиясен өстәү күздә тотыла. Шулай ук проектта вакцинация берничә этапта үткәреләчәк: беренче һәм икенче этапта вакцинаны бер тапкыр, ә өченче этапта биш тапкыр кертәчәкләр.
«Дәвалауның һәр этабы өчен финанс чыгымнарының аерым нормативларын билгеләү зарурлыгы озак һәм югары чыгымлы (шул исәптән персональләштерелгән мРНК-вакцина җитештерүнең югары бәясе аркасында) дәвалау срогына (ярты елдан артык) бәйле», – дип аңлатыла документта.




