Татарстанда СВОда һәлак булган хәрбинең кызы мошенникларга 6 миллион сум күчергән

Казанда яшәүче бер хатын-кыз мошенникларга 6 миллион сум күчергән.

Бу акчаны аңа әтисе махсус хәрби операциядә һәлак булганнан соң биргәннәр. Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Рәдис Йосыпов “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Махсус хәрби операциядә һәлак булучының кызы мошенниклар кулына 6 миллион сум тапшырган, банкоматлар аша аларның счетларына тагын бер миллион күчергән”, – дигән ул. Эчке эшләр министрлыгы вәкиле әйтүенчә, бу хәл узган елның декабрендә булган.

Йосыпов сүзләренә караганда, мошенниклар Оборона министрлыгыннан түләүләр алучыларны күздән ычкындырмыйча, социаль челтәрләрдәге СВОга бәйле төрле чатлар һәм төркемнәргә кертергә тырыша. Анда алар ялган сайтларга сылтамалар урнаштыра. Ә инде сылтаманы ачу телефонга вирус кертүгә китерергә мөмкин.

“Тагын бер ысул – телефон аша элемтәне җайга салу. Мошенниклар башта, алдап-йолдап, аз гына күләмдә акча сорарга мөмкин. Шуннан соң инде “тикшерүчеләр” акча җибәрүчегә шалтыратып, янәсе, акчасының террорчылык һәм экстремистлык оешмаларына китүен хәбәр итә.

СВОда катнашучыларның туганнары өчен бу тема аеруча мөһим булганлыктан, алар гадәттә мондый хәбәрне бик җитди кабул итеп, телефон аша җиткерелгән барлык тәкъдимнәрне үти. “Мошенниклар кешегә, имештер, акча күчергән өчен җинаять җаваплылыгыннан котылу һәм, җинаятькә катнашы булмавын раслау максатыннан, “чын аферистларны” тоту буенча махсус операциядә катнашырга күндерә”, – дип аңлатып үткән Рәдис Йосыпов.



Новости